Азнакайда атка утырып печән алып кайткан 16 яшьлек егеткә штраф салганнар
Җәен бала-чага артыннан гел күз-колак булып торырга кирәк. Алар бит борча кебек, сикерәләр, йөгерәләр, үрмәлиләр... Зурраклары мотоциклга атланып чыгып чаба. Тагын да кыюраклары машинага яки тракторга утырырга да күп сорамый.
Мәктәпләрдә яшүсмерләргә кагылышлы яңа закон чыккан саен аңлату эшләре алып барыла. Чирек һәм уку елы азагында һәр бала каникул чорында...