Азнакайда «Ак торна» акциясе узды
Терроизмга каршы теләктәшлек көне уңаеннан һәм террористик актларда һәлак булучыларны искә алып, Азнакайда «Ак торна» акциясе узды. Мәктәп укучылары Бесланда һәлак булучылар санынча ак кәгазьдән 333 торна ясадылар, урамда узып баручыларга бу трагедия хакында сөйләп, аларга әлеге кәгазь торналарын бүләк иттеләр, ак шарлар һәм торналарны агачларга элделәр.