Азнакайда 70 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылган
Азнакай урамнарында күзнең явын алырдай лалә чәчәкләре һәркемнең күңеленә шатлык, сөенеч өсти, яшәгән җиребезгә ямь бирә. Бу матурлык нигездә яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие хезмәткәрләренең тырыш хезмәте белән тудырыла. Алар тарафыннан районыбызга 70 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылган һәм сатылган, шуларның 30 меңләбе шәһәр эчендә.