Азнакайда 7 наркопритон барлыгы ачыкланды
Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында социаль яклау идарәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте.
Анда мәгариф, мәдәният идарәләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, сәламәтлек саклау, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, аларның ата-аналары, Лениногорск политехник колледжы филиалы студентлары да чакырылган...