Азнакайда 6 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде
Балигъ булмаганнар мәнфәгатен яклау - Азнакай шәһәр прокуратурасы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
Прокуратура ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында шәһәр судына 6 дәгъва гаризасы җибәрде. Җавапчылар арасында, әлбәттә, әниләр өстенлек ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мондый катгый чаралар бары тик шартлар тулысынча расланган һәм кичектергесез булганда гына күрелә....