Азнакайда 30 мәктәп укучысына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды
Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме - паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр.
Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә төбәкне өйрәнү музеенда бәйрәмчә 30 яшүсмергә төп документ тапшырылды.
-Сез - безнең киләчәгебез. Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз, районыбызның чын...