Азнакайда 200 нче пар теркәлде
Яңа язылышкан парларны тантаналы төстә тәбрикләү шәһәребездә күркәм традициягә әверелде. Узган шимбәдә Регина Мифтахова белән Ленар Шәфыйгуллин да 200 нче пар булып үз язмышларын бергә теркәде.
Туй кортежы ЗАГС бүлегеннән Татарстан мәйданындагы фонтанга юл алды. Биредә бәхетле парны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады һәм иң җылы теләкләре белән бергә...