Азнакай укучыларының каникуллары күңелле узды
Укучыларның көзге каникуллары тәмамланып килә. Педагоглар балаларның ялын файдалы итеп оештыру турында алдан кайгыртканнар. Атна дәвамында мәктәпләрдә, Балалар иҗат үзәкләрендә төрле экскурсияләр, иҗади кичәләр, спорт чаралары узды. Шулай ук Боз сарае, бассейннар, кинотеатр һәм мәдәният йортлары да балалар карамагында булды.