Азнакай укучылары якташ язучылар белән танышты
Туган якны өйрәнү музеенда "Шигырьләрдә туган як моңы" дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
Анда шәһәребезнең 6, 7, 8 нче мәктәп укучылары шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев, Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева, Ильмира Сәлахова, Халидә Галимова, язучы һәм тарихчы Мирсәй Гариф белән очрашты, аларның иҗатлары белән таныштылар.