Азнакай укучылары урман хуҗалыгы серләренә урманчылык мәктәпләрендә төшенә
Табигатькә мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә. Әлеге юнәлештә районыбызның 4 нче лицеенда, 9 нчы, Кәкре Елга һәм Чалпы мәктәпләрендә урманчылык мәктәпләре оештырылган.
Укучылар урманнарны яклау һәм саклауга үзләреннән өлеш кертәләр, аның үсемлек һәм тереклек дөньясын өйрәнәләр, урман хуҗалыгы белән берлектә агачлар утырталар.