Азнакай укучылары халыкара олимпиадада призлы урын яуладылар
Районыбызның татар телендә белем алучы укучылары ел саен рус теле буенча халыкара олимпиадада призлы урыннар яулыйлар. Быел Кәкре Елга мәктәбеннән унынчы сыйныф укучылары Ильяс Баһауов һәм Энҗе Раббаниева уңышлары белән куандырдылар. 2014 елда Энҗе бу бәйгедә җиңүче булган иде.