Азнакай укучылары борынгы уенчыклар белән таныштылар
Туган якны өйрәнү музеенда балалар уенчыклары тарихына багышланган чара узды. Азнакай 6 нчы мәктәбенең 1 нче "А" сыныйфы укучылары кечкенә чакта әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган уенчыкларны кызыксынып таныштылар. Шулай ук кибеттә уенчыклар маҗаралары турындагы мультфильмны да бик яратып карадылар.