Азнакай төбәк музее хезмәткәрләре коррупциягә каршы чара уздырды
Азнакай төбәк музее хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәптә коррупциягә каршы чара уздырды. 9 Б сыйныфы укучылары җәмгыятьтәге ришвәтчелек, сатлыклык кебек тискәре күренешләргә каршы тирән эчтәлекле сүзләр тезелмәләре әзерләгәннәр. Арадан биш иң үтемлесе "Азнпатриот" фонды дипломнары белән билгеләп үтелде.