Азнакай солдатларын дошман җиңә алмаганны, еллар гына җиңә алмас
Моннан шактый еллар элек нинди булса, Гайнулла ага хәзер дә шулай: хәрәкәтчән, ачык, бөтен йөзе белән елмаеп сөйләшер... Хәер, кечкенә бер үзгәреш бар икән: колагы бераз гына катыланган, кычкырыбрак әйтмәсәң, бик үк ишетеп бетерми. Ә бит 95 яшен тутырган аксакалның үткәнен барласаң, ниләр генә кичерергә, нинди авырлыклар аша узарга туры...