Азнакай шәһәре үзәгендә бер кешене кыйныйлар
Каракларның урамда, ачыктан-ачык, хәтта кыйнап кеше талавын борынгылар, тәгаен, ахыр заман шушы, дияр иде.
Шәһәребезнең Сөембикә урамында берәүгә ташланып, угрылар аның кесә телефонын талап ала. Телефоны да бик арзан түгел - 14 мең сумлык була.
Бу җинаятьне кылучылар кулга алына, алар үз гаепләрен таный. Зыян күрүчегә телефоны кайтарыла, каракларга карата...