Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп Лилия Субботина билгеләнде
Азнакай шәһәр судында федераль судьялар 4 булып, тулы составта түгел иде. Бу атнада алар үз сафларына яңа коллегаларын кабул итте.
Югары юрист белемле Лилия Субботина әлегә кадәр Бөгелмә прокуратурасында прокурор ярдәмчесе, аның урынбасары булып эшләгән. Әлбәттә, федераль судья дәрәҗәсенә ирешү өчен аңа шактый тәҗрибә тупларга, һөнәри осталыгын чарларга, катлаулы имтихан...