Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхаповка студентлары мөгаллим буларак зур бәя бирә
Мәгълүм булганча, февраль башында Азнакай шәһәр судына яңа җитәкче билгеләнде. "Маяк" газетасы битләрендә дөнья күреп килүче "Фемида" сәхифәсен даими укучыларыбызның кызыксынуын канәгатьләндереп, бүгенге әңгәмәбезне шәһәр судының яңа рәисе Йосыф Сәхапов белән үткәрергә булдык.
- Йосыф Җәмилович, әүвәл үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
-Мин үзем Азнакай белән ызандаш Әлмәт районының Түбән...