Азнакай шәһәр прокуратурасы җир закончалыклары үтәлешен таләп итә
Азнакай шәһәр прокуратурасы кайбер оешма-предприятиеләрдә файдалы казылмаларны кулланганда җир закончалыкларының үтәлешен тикшерде һәм кайбер хокук бозу очракларына тап булды.
Тикшерү барышында район территориясендә ком һәм вак таш кебек казылмаларның законсыз куллануы ачыкланды.
Законсыз гамәлләр өчен шәһәр прокуратурасы тарафыннан тиешле чаралар күрелде, гаеплеләр административ җавапка тартылды. Моннан кала кайбер авылларда җир...