Азнакай шахматчылары республикада беренчелекне яулады
Узган атнада Әлмәт шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең II спартакиадасының зона этабы үткәрелде.
Республиканың тугыз районыннан килгән муниципаль хезмәткәрләр спортның җиде төре буенча көч сынашты.
Азнакай муниципаль районы спортчылары шахматта - 1, баскетбол һәм җиңел атлетикада 3 нче булды.
Гомумкоманда зачетында безнекеләр - дүртенче.