Азнакай районының үләт базларында ветеринар-санитар таләпләр үтәлмәгән
Азнакай шәһәр прокуратурасы Дәүләт ветеринария инспекциясе белән берлектә район территориясендә ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында биотермик чокырларның ветеринар-санитария кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Мәсәлән, Әгерҗе авылындагы биотермик чокырда капкалар төзек түгел, траншея тулысынча казылып бетмәгән, инвентарь саклау һәм башка биналар юк.
Шундый ук ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлмәү очраклары Әсәй, Әлкәй,...