Азнакай районы җыелма командасы республика туристлар слетында 3 нче урынны яулады
Тукай районында мәгариф учреждениеләренең 61 нче республика туристлар слеты узды. Анда 9 муниципаль районнан 13 команда катнашты. Алар туризмның җәяүле һәм су төрләре буенча ярышларда көч сынаштылар. Яңгырлы, салкынча һава булуга карамастан, Азнакай районының "Ювентос" җыелма командасы гомумкоманда зачетында урта яшьтәге укучылар төркемендә өченче урынны яулады.