Азнакай районы Мәндәй авылында чаганнарны кисеп, читән үргәннәр
Соңгы елларда әрәмәлекләрне, хәтта авыл эчен, бакчаларны чаган басты.
Колорадо коңгызы кебек, бернигә баш бирми торган әрсез нәрсә булып чыкты ул агач. Авылга бер кайтканда шундый кызыклы күренешкә димме, эшкә димме тап булдым.
Бакча буйлап сузылган чаганнарны кисеп, читән үргәннәр. Казыгы урынына да агач кәүсәсе ярап куйган. Менә шундый тапкыр...