Азнакай районы имамнары белемнәрен күтәрә
Азнакай шәһәренең Үзәк Ак мәчетендә район имамнарының белемнәрен күтәрү буенча курслар булып узды. Ике атна дәвамында югары дини белемнәре булмаган имамнар Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе мөгаллимнәре алып барган дәресләрдә катнашты, дип хәбәр итә Азнакай мөхтәсибәте.