Азнакай районы Чалпы авылында “Балыкчы көне” узды
Чалпы авылы янында берничә буа бар.
"Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар шуларның берсендә "Балыкчы көне" уздырдылар.
Балык тоту буенча әлеге бәйге бик кызыклы узды. Хикмәт кемгә күпме һәм нинди зурлыкта эләгүендә түгел, ә күңелләргә ял, рухи ләззәт алуда.
Гөлгенә Низамова, хезмәт буенча инструктор