Азнакай районы 1 Май бистәсендә йорт һәм ишегалды төзелешләре янды
Кызу, эссе, җилле көннәрдә "кызыл әтәч" аеруча гайрәтләнеп китте. Пәнҗешәмбе көнне Азнакай шәһәрендәге йортта янгын чыккан булса, җомгага каршы төндә исә 1 Май бистәсендә. Шәхси йортта чыккан янгын тиз арада торак йортка зыян сала, алай гына да түгел ишегалды төзелешләрен дә "ялмап ала". Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.