Азнакай районның легендар шәхесе
Сабир Әхмәдишин фронтка 17 яше тулгач, 1943 елның ноябрендә алына. (Әхмәдиша гаиләсеннән сугышка дүрт ир-егет китә: Мөхтәр, Мансур, Хәмзә, Сабир).
Бу вакытта Венгриядә каты бәрелешләр бара. Ул II Украина фронтына эләгә, Будапешт шәһәрен азат итәләр. Контузия алып, госпитальдә ятып чыга. Аннан үз частена кайтып, танк бригадасында Праганы һәм башка шәһәрләрне...