Азнакай район җитәкчеләре Гыйльменур Җәләеваны 92 яше белән котладылар
Буралы авылында туып үсә ул. Мәктәптә яхшы укый, урта белем алгач, дәүләт иминияте системасында бухгалтер булып эшли. Уңган-булган, актив, тәвәккәл кызны 1942 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алалар. Фронтта аңа радист вазифасы йөкләнә.
Гыйльменур Җәләева Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Элемтәче кыз Германия җиренә аяк басарга...