«Азнакай» радиосы бүген һөнәри бәйрәмен каршылый
Бүген "Азнакай радиосы" коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Коллегаларыбызга яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез. Һәр тыңлаучы күңеленә барып җитә торган кызыклы тапшырулар, объектив чыгышлар киләчәктә дә тукталмасын, эфир дулкыннарында Азнакайны көтеп алучылар күп булсын.
"Маяк" газетасы редакциясе