Азнакай прокуратурасы экстремизмга каршы тору закончалыклары үтәлеше буенча 60 тикшерү уздырган
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Илшат Фәритович, кайчакта кешеләр дөреслек эзләп төрле инстанцияләрне узып, прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Аларны күбрәк нинди сораулар борчый һәм сез аларның ышанычын аклыйсызмы?
- Прокуратураның төп бурычы - кеше хокукларын яклау. Халыктан кергән сорауларның күпчелеге, бөтен республикадагы...