Азнакай поликлиникасында аеруча җанлылык күзәтелә
Инде хәбәр иткәнебезчә, июль аеннан районыбызда сәламәтлек өлкәсенең мөһим кампаниясе - халыкны диспансерлаштыру бара.
Аның максаты - яман, җитди авыруларны вакытында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арттыру. Сүз дә юк, монда профилактик чаралар да зур роль уйный. Әйтергә кирәк, күп кенә Европа илләрендә нәкъ менә шул...