Азнакай әниләре солдат егетләребезгә Яңа ел котлавы юллады. Фоторепортаж
Бүген "Ак калфак"ның район оешмасы ханым-туташлары илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үтүче егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аларга 98 хат язып салдылар.
Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы...