Азнакай кышкы ягу чорына әзер
Яңгырлы салкынча көннәр башлану белән шәһәр халкы кайчан фатирларга җылы бирерләр икән дип көтә башлый. Азнакай җылылык челтәре предприятиесе хәбәр итүченчә, алар ягулык сезонына тулысынча әзер: системалар су белән тулы, басым тиешле нормада саклана. Кагыйдә буенча йортларга җылы урамдагы һава температурасы 5 тәүлек буена 8 градустан артмаганда гына бирелә.