Азнакай көрәшчеләре Татарстан Беренчелегендә 5 урынны яулады
Яр-Чаллы шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча ТР Беренчелегендә (1994-96 елгы яшүсмерләр арасында) «Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 5 нче урынны алды (тренер - И.Муллаянов).
Үз авырлык категорияләрендә Рузил Рәшитов һәм Булат Гомәров - көмеш, Тимур Шәйхуллин бронза медальгә лаек булды.