Азнакай хокук сакчылары подъездан урланган велосипедны хуҗасына кайтаралар
Гражданнарның шәхси милекләренә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә. Шәһәрнең Ямашев урамындагы 9 нчы йорт подъездыннан велосипед урлануы да шуның ачык мисалы. Ике көннән соң Гагарин урамындагы бер йорт подвалында урланган велосипедны сүткән вакытта хокук сакчылары каракның эзенә төшәләр.