Азнакай халык театры “Идел-йорт” фестиваль-конкурсында өченче урынны алды. Фоторепортаж
Азнакай халык театры XVI төбәкара "Идел-йорт" фестиваль-конкурсында өченче урынны алды.
Режиссер Гөлсинә Җамалиева җитәкчелегендәге коллектив анда Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектакле белән катнашты. 2012 елда әлеге фестивальдә азнакайлылар гран-при отып, микроавтобус белән бүләкләнгән иде.