Азнакай игенчеләре тиздән чәчүгә кузгалачак
Кояш көннән-көн кызурак карый, басу-кырлар кардан арчылып килә. Бик тиздән (атна азагында) азнакайлылар чәчүгә чыгарга хәзерләнә.
Авыл хуҗалагы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов хәбәр иткәнчә, һәр хуҗалыкта эш кайный, кыр эшләрендә катнашачак техника алгы сызыкка куелган, хәзер агрегатлар тагу, көйләү эшләре бара.
Быел 60 мең гектар җирдә бөртекле, 32 мең гектарда...