Азнакай игенчеләре республикада беренчеләрдән булып уракка төште
Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгереп килә. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Азнакайлылар быел да республикада иң беренчеләрдән булып узган атна ахрында уракка төштеләр.
Безнең жирлектә исә уракка стартны Кәримовныкылар бирделәр.
- 120 гектар көзге бодайны теземнәргә салдык, 30 гектарын суктырдык. Әлегә гектарыннан 28...