Азнакай игенчеләре 48,2 мең тонна ашлык суктырган
(Азнакай, 28 июль, "Маяк", Нәсимә Фазлыева) Азнакай районында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
Бүгенге көндә (мәгълүматлар 28 июльгә) планда каралганның 29 процент мәйданында урып-җыю эшләре башкарылган.
48,2 мең тонна ашлык суктырылган.
Уңыш әйбәт: гектарына уртача 32 центнер.
Бигрәк тә көзге арыш уңышы сөендерә. Ул гектардан уртача 35 центнерга якын чыга.