Азнакай фермерлары грант алды
2013 елда Азнакай районының 5 фермеры "Гаилә фермасы" программасында катнашты һәм 8,8 млн сум күләмендә грант алды.
"Татнефть" ААҖ линиясе буенча 5 кеше сыер фермасы өчен металл каркаслар алачак.
Бу фермаларны төзекләндерү өчен район бюджетыннан 2 млн 500 мең сум күләмендә акча каралган.