Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Динарис Бәширов - I дәрәҗә лауреат
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уза торган "Без барысын да булдырабыз!" республика музыка һәм сәнгать конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Динарис Бәширов (укытучысы Розалия Хәбибуллина) вокал-соло номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Конкурста төрле район һәм шәһәрләрдән 400гә якын бала катнашты. Динарисның мондый бәйгедә беренче генә җиңү яулавы түгел.