Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Татарстан” бәйгесендә лауреат булдылар
Казанда халык уен кораллары буенча "Татарстан" республика бәйгесендә катнашып, Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
Баянчылар Амил Шәвәлиев һәм Әмин Шакиров дуэты - өченче, Рубис Зиатдинов - икенче, ә Газинур Равилов беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Бу уңышларда укытучылары Илгизә Шакирҗанова һәм Флюра Әбсәләмованың, ата-аналарның да өлеше зур....