Азнакай бакчачылары орлыкларын барлый башлады
Яз җитүгә бакчачылар төрле яшелчә, чәчәк орлыкларын барлый башлый. Бигрәк тә аларның куллану вакытына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, кайбер культуралар озак саклана, кайберләре бер-ике елдан соң уңыш бирми.
Орлыкны үзе әзерләүчеләр бар. Ә сатып алганда түбәндәгеләрне күз уңыннан ычкындырмагыз: орлык пакетында аны җитештерүче оешманың адресы, культураның исеме, сатуга чыгарылу вакыты,...