Азнакай автобабае Рәшит Җамалиев республиканың иң көчле унлыгына керде
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда бишенче тапкыр машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырылды.
Халык телендә бу бәйгене "Автобабай" дип атап йөртәләр, чөнки анда пенсия яшендәге, 60ын тутырган ир-атлар һәм 55не узган хатын-кызлар катнаша. Быелгы әлеге бәйгедә республика районнарыннан барлыгы 38 автомобильче көч сынашты.
Анда Азнакай данын якташыбыз Рәшит Җамалиев (рәсемдә: беренче...