Азнакаем – гомер бишегем
Фәхразый Кәримов, игенче-ветеран, Социалистик Хезмәт Герое:
- Ватан сугышы башланганда миңа 10 яшь иде. Зурлар белән рәттән тырышып эшләдек. Гомерем буе туган ягым иген кырларында тырыш хезмәт куюым белән бәхетле мин. Бүгенге көндә азнакайлыларның авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларына куанып туя алмыйм, зур горурлык хисләре кичерәм. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин...