Азнакаем, Азнакай!
Без тибрәнгән бишек кебек
Уңайлы, кечкенәсең,
Чатыр тавы итәгендә
Иркәләп үстерәсең.
Азнакаем, Азнакай,
Яшьлегем каласы син.
Дөнья күреп таныткан,
Күземнең карасы син.
Осталыкка тапшырабыз
Кырларда имтиханны.
Зур эшләргә кузгалганда
Сорыйбыз фатихаңны.
Азнакаем, Азнакай,
Бәхетем төбәге син.
Нечкә кыллы җырымның
Сандугач тирәге син.
Какшамас өч терәгем бар -
Язмышым сөнече:
Туган...