Аягың тапылдамаса, авызың шапылдамый
Берәүләр гомере буе шәһәрдә яшәп, авылны сагына, икенчеләр шәһәрнең бар уңайлыкларын ташлап, авылга кайта. Рамил Исрафилов әнә шул икенчеләр рәтендә.
Чубар Абдулда туып үскән егет мәктәптән соң гигант төзелешләр каласы - Чаллыга юл ала. Биредә техникум тәмамлагач, "КамАЗ" заводында цех начальнигы урынбасары булып эшли башлый. Өч елдан армиягә китә. Фатир...