“Авыл укытучысы” бәйгесендә Азнакайдан Лилия Шакиртянова өченче урынны яулаган
Инде хәбәр итүебезчә, "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесендә Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шакиртянова өченче урынны яулады. Аның иҗади портретын хезмәттәшләре менә ничек сүрәтли.
Үзе дә, укучылары да сынатмыйлар
Укытучыны тиккә генә кояшка тиңләмиләр. Кояш җирне җылыткан кебек, укытучы да бала күңелен...