“Автобабай” ярышында Азнакай район данын Рәшит Җамалиев яклады
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда бишенче тапкыр машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырылды. Халык телендә бу бәйгене "Автобабай" дип атап йөртәләр, чөнки анда пенсия яшендәге, 60ын тутырган ир-атлар катнаша. Быел әлеге ярышта район данын Рәшит Җамалиев яклады.