Анастасия Пенкина: "Бүгенге көндә әнием белән әтиемнең 10 баласы, 13 оныгы бар" (II төркем)
Пенкина Анастасия, Азнакай районы Сарлы авылы мәктәбе, 10 яшь
Минем әни
Иң кадерле кеше-Әни җирдә
Без бурычлы аңа һәрчакта
Бар балалар үссен әни белән
Кайгы белми җылы кочакта.
Минем әнием Мөҗипова Фирдания Харас кызы. Ул 1958нче елның 2нче февралендә Азнакай районының таулар кочагында урнашкан Әсәй авылында туган. Ул беренче баласын...