Алар куйган хезмәт – үзе зур батырлык
Тыл фидакарьләре
Җиңүне бәйрәм иткән бу көннәрдә, ул елларның чыннан да ерак тарихта калып баруына, өлкән буынга нинди авырлыклар кичерергә туры килгәненә тагын да ныграк инанасың. Без, сугыш елларын китаплардан укып үскән буын кешеләре булсак та, әти-әниләрнең сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлый идек.
Әниебез - 1925 елда Азнакай районы Күктәкә авылында туган...